2017 елда оча торган машина сатыла башлый
Словакиянең AeroMobil компаниясе киләсе елга сатуга оча торган машина чыгармакчы була, дип яза life.ru.
Машина-самолетның бәясе - 200 мең евро (13,8 миллионга якын). Һавада ул сәгатенә 200 км белән оча ала, җирдәге тизлеге - сәгатенә 160 км. 700 км га кадәр оча ала торган автомобиль 100 километрга 15 литр бензин сарыф итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia