Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

20 яшьлек кыз ай ярымлык баласын үтергән

Кыз никахсыз яшәгән элекке иренә төрле смслар җибәрә.

Башта ай ярымлык балаларының үлүе турында хәбәр итә. Аннары аны шифаханәгә салдылар дип яза. Каенанасы бөтен шифаханәләргә шалтыратып чыга. Әмма беркайда да баланы тапмый. Шуннан соң полициягә барырга мәҗбүр була.

Бу фаҗига Свердловск өлкәсендә була. Полиция килгәндә кыз ишек ачмый. Аны ватып керергә мәҗбүр булалар. Шок хәлендәге яшь ананы карават астыннан тартып чыгаралар. Башта ул кызын бер танышыма илттем дип алдый. Аннары бәхетсезлек очрагы аркасында үлде ди. Ахырдан баласын елавына түзә алмаганга ваннага батырып үтерүен сөйләп бирә. Баланың гәүдәсен одеялга төрә дә чоланга яшерә. Яшь хатын депрессия халәте кичерә торган була. Хәзер аны җинаять җаваплылыгы көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса