Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

19 яшьлек яшь ананың үлеме буенча бер айга якын тикшерү үткәреләчәк

Бу очрак буенча бер айга якын вакыт тикшерү үткәреләчәк


Агымдагы елның 6 нчы декабрендә Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә Чистайда яшәгән 19 яшьлек яшь ана вафат була. Башлангыч фаразларга караганда, яшь ананың бала тапканнан соң 15 нче тәүлеккә организмында яшен тизлегендәге сепсис таралуы нәтиҗәсендә гомере өзелә.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан, әле күптән түгел генә бала тапкан 19 яшьлек ананың үлеме буенча хезмәт тикшерүе үткәрелә. Бүген ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов журналистларга шушы аяныч хәл уңаеннан комментарий бирде.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы комиссиясенең Түбән Кама бала тудыру йортында һәм Чистай шәһәре Үзәк район хастаханәсендә үткәргән тикшерүенең башлангыч мәгълүматларына караганда, бала тапканчы яшь ана Түбән Кама шәһәрендә гинекология бүлегендә дәваланган, аннары 21 нче ноябрьдә Түбән Кама шәһәре "Перинаталь үзәкле балалар хастаханәсе"ндә бала тапкан. "Бала тудыру шактый уңышлы узган. Аның 480 грамм авырлыктагы бөтен соңгылык табуы да билгеле. Шуңа күрә организмында соңгылык калдыклары калгандыр дип шикләнү дөрес түгел", - диде Сергей Осипов. Аның сүзләренә караганда, 5 нче тәүлеккә яшь ана, алга таба дәваланудан баш тартып, хастаханәдән чыгарыла. Табиблар аны вакыты җитмичә чыгуы һәм өзлегү ихтималлыгы хакында искәртә. Болар барысы да бала табу тарихында күрсәтелгән.
Аннан соң ул баласы белән Чистайга кайта. 1 нче декабрьдә ашыгыч медицина ярдәме бригадасы тарафыннан "Чистай Үзәк район хастаханәсе" учреждениесенә китерелә. Биредә аңарда сепсис таралуы ачыклана. 2 нче декабрьдә ул Республика клиник хастаханәсенә озатыла һәм табиблар операция ясау турында карар кыла. Реанимация шартларында аңа интенсив терапия үткәрелә. Антибактериаль һәм симптоматик терапия фонында яшь ананың сепсис авыруы кискенләшә һәм ул җан бирә.
"Аналар үлеме Татарстан өчен җитди инцидент", - дип белдерде Сергей Осипов һәм бу очрак буенча ай дәвамында җентекле тикшерү үткәреләчәген ассызыклады, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250