Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

15 яшьлек үсмернең әтисе машинасына утыруы ике дустының үлеме белән төгәлләнгән

Әтисенең машинасына утырган 15 яшьлек үсмер гаебе белән килеп чыккан юл һәлакәтендә ике кеше үлгән. Әлеге фаҗигадә өлкәннәрнең саксызлыгы да зур роль уйнаган.

Чөнки автомойкада акча эшләгән малай моңа кадәр дә әтисе рөхсәте белән, гәрчә моңа хокукы булмаса да, машина руле артына утыра торган була.

Юл һәлакәте төнге сәгать өченче яртыда килеп чыккан. Great Wall машинасы белән идарә иткән 15 яшьлек үсмер зур тизлек белән "чапканда" машина белән идарәне югалткан. Нәтиҗәдә автомобиль юл кырыена ауган. Машинада бу вакытта йөртүчедән кала тагын 5 үсмер утырган булган. Аларның икесе - 15 һәм 16 яшьлек малайлар фаҗига урынында һәлак булган. Калганнары, шул исәптән "йөртүче", хастаханәгә озатылган.

Вакыйга булган төндә рөхсәтсез машина ачкычын алган малай дусларын шәһәр буйлап йөрергә чакыра. Куркынычсызлык каешын егет үзе һәм уң якта утырган бер пассажир гына эләктергән була. 14-16 яшьлек балаларның төнге өчтә дә өйдә булмавы ата-аналарны бераз булса да хафага салырга тиеш иде бит югыйсә!

Һәлакәт булыр алдыннан гына ГЭС поселогына таба юл тоткан яшьләрне ЮХИДИэкипажы туктатырга тырыша, тик машина аларның кисәтүен игътибарсыз калдыра, юлын дәвам итә. Хокук сакчылары аларны эзәрлекләргә дә, машиналарына утырыга да өлгерми кала алар. Шактый зур тизлек белән барган машина боҗрага килеп җиткәндә руль артында утырган малай идарәне югалта һәм борылыш вакытында бордюрга бәрелә, аннан берничә тапкыр әйләнә. Куркынычсызлык каешын эләктермәгән яшьләр машинадан чыгып оча. Нәтиҗәдә алынган тән хәрәһәтләре, аннан асфальтка да ныклап бәрелү үз эшен эшли: арткы утыргычта утырган ике малай вакыйга булган урында ук вафат була. Машина руле артында утыручы исә билен генә авырттыра.

- Балаларны куркынычсызлык каешлары гына котарган булыр иде, дип тәгаен әйтеп булмый, ә менә ата-аналарның контроле аларның гомерен саклап калган булыр иде, - дип ассызыклый ЮХИДИ хезмәткәрләре.

Өченче малай шифаханәдә кома хәлендә ята. Кызларның исә хәле бераз яхшырак, аларның терелүенә өмет бар.

ЮХИДИ хезмәткәрләре барлык ата-аналарга да машина ачкычларын балалардан ерак яшерергә, руль артына утыруны рөхсәт итмәскә, төнгә каршы урамга чыгармаска киңәш итәләр. Бу очракта да кызларның берсе өйдәгеләргә дус кызына кунарга киттем дип әйтә, ә яшь машина йөртүченең әнисе улын автомойкада эштә дип уйлый.

Кызганыч, бу куркыныч вакыйга шәһәрдә беренчесе түгел. 29 июльдә булган һәлакәттә өч үсмер кыз һәлак була. Кызларның берсе үлгән малайлар белән бер үк мәктәптә параллель сыйныфта укыган булып чыга.

"Челнинские изветия"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250