Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

15 тәүлекне “йомшарталар”

Мәхрүм ителгәннәрне туганнары белән күрешергә, телефоннан сөйләшергә, гыйбадәт кылырга рөхсәт итмәкчеләр.

Ләкин бер кашык дегет белән: кулга алынган һәркемнең бармак эзләрен алып калачаклар.

Бу хактагы закон проекты Россия Дәүләт Думасы тарафыннан 3 укылышта кабул ителгән инде. Хәзер документ Федерация Советына кертелгән. Узган елның алты аенда гына да Россиядә 545 мең кеше 15 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән булган. Ләкин ярты айга рәшәткә артына эләгүчеләрнең барысын да җинаятьче дип атап булмый. Мондый җәзаны юл кагыйдәләрен бозучыларга да, штрафын вакытында түләмәүчеләргә дә бирәләр. Сүз уңаеннан, соңгысы өчен 2012 елның 6 ае эчендә 120 меңнән артык кеше "утырып чыккан".

Шуңа депутатлар законны бераз йомшартырга булган, күрәсең. Әйтик, "тәүлекчеләр"гә туганнары-танышлары белән күрешергә мөмкинлек биреләчәк, көненә 15 минут телефоннан сөйләшергә рөхсәт ителәчәк. Мөмкинлек булган очракта, тәмәке тартмаучылар өчен аерым камералар да булдырылачак икән. Юридик ярдәм алу өчен, тоткынга адвокат белән күрешү мөмкинлеге биреләчәк. Кеше гомуми камерада үзен уңайсыз хис итә икән, үзен аерым бүлмәгә күчерүне дә сорый алачак. Закон проекты дини йолалар үтәүне рөхсәт итүне дә күздә тота. Моның өчен аерым гыйбадәт кылу бүлмә­ләре булдырылырмы - монысы документта күрсәтелми. Яңалыклар моның белән генә чикләнми. Закон буенча, 15 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм ителгән һәркемнең бармак эзен алып калу каралган.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250