“120 меңгә бала сатам. Кемгә кирәк?”
Тормыш - яшәеш

“120 меңгә бала сатам. Кемгә кирәк?”

25 май көнне 63 яшьлек Зарина Солтанова сабый бала саткан өчен тоткарланган.

Полиция хезмәткәрләре аны оператив эксперимент вакытында, бала өчен 120 мең сум акчаны ханымның кулына тапшырганнан соң тоткарлаган. Пенсионер ханымга карата җинаять эше кузгатылган.

Фаразларга караганда, сабыйның ата-анасы аны әбисенә калдырып берничә айга киткән булганнар. Бу хәл Мәскәүдә була.