115 әлмәтлегә паспорт тапшырдылар
Шәһәр көне һәм нефтьчеләр бәйрәме алдыннан Яшьләр үзәгендә 115 яшүсмергә тантаналы төстә паспорт тапшырдылар.
Әлмәт муниципаль районы миграция хезмәте җитәкчесе Илдар Гобәев, яшүсмерләргә паспорт тапшырганда иң изге теләкләрен җиткерде:
- Паспорт - ул иң төп документларның берсе һәм
олы тормышка аяк басуыгызны гәүдәләндерә. Аны саклап тотыгыз, үз хокукларыгызны белеп, илнең лаеклы шәхесләре булып үсегез. Паспорт ул сезгә яңа җаваплылык та өсти һәм мөстәкыйль булырга чакыра, - диде ул.
Залга җыелган тамашачыларга яшьләр катнашында концерт номерлары да күрсәттеләр. Шулай ук халыкны паспорт алу тарихы белән дә таныштырдылар.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia