11 яшьлек кыз бер киемне ике киеп тормый (ФОТО)
Күп кенә ата-ана баласын нинди дә булса уңышлары өчен акчалата яки әйберләтә бүләкләргә ярата.
11 яшьлек британияле Лили-Рэй Изатт-Портка әти-әнисе дәрестән соң өстәмә түгәрәк һәм студияләргә йөргән өчен ай саен 1000 фунт стерлинг бирә (безнең акчага күчергәндә 96 000 тирәсе!), дип яза The Daily Mail. Ә кыз исә бу акчаны кибеткә йөреп, кием салымга туздыра икән. Яңа кием белән төшкән фотоларын ул социаль челтәрләргә куеп бара. Кыз бер киемне икенче тапкыр киеп тормый икән.
Лили-Рэй Изатт-Порт мәктәптә бик яхшы билгеләренә генә укый, бию, йөзү, гольф, футбол түгәрәгенә йөри, француз теле өйрәнә һәм скрипкада уйный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа