Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

11 яшьлек кыз авырлы, 26 яшьлек егетен утыртачаклар

Мәктәптә укучы 11 яшьлек кыз авырга узгач, аны ата-аналары шифаханәгә алып баралар.

Аның егете 26 яшьлек булып чыга. Шунда табиблар чаң сугып, бу хакта полициягә хәбәр итәләр.

Хәзер кызга медицина күрсәткечләре буенча йөклелекне өзәргә киңәш иткәннәр. Ә аның сөйгәнен, кызның ризалыгы белән булса да, 14 яшькә җитмәгән бала белән җенси элемтәгә кергән өчен җинаять җаваплылыгы көтә. Бу хәл Уфада була.

«Кызның һәм аның әти-әниләренең егетне төрмәгә утыртасылары килмәсә дә, закон кече яшьтәгеләр белән җенси элемтә өчен катгый җаваплылыкны күздә тота», - диләр Тикшерү комитетында. Егетне сак астына алганнар инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса