Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

10 яшьлек бала үз-үзенә кул салган

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе Биектау районара тикшерү бүлеге Лаешта 10 яшьлек малайның үз-үзенә кул салу факты буенча җинаять эше кузгаткан.

Җинаять эше РФ Җинаять кодексының 110 нчы маддәсе (үз-үзенә кул салырлык хәлгә җиткерү) буенча кузгатылган.

Малайның гәүдәсе кичә көндез Лаеш йортларының берсендә фатирда табылган. Хәзерге вакытта фаҗига көнне малайның әтисе аны мәктәптән алып өенә кайтаруы, аннан эшкә китүе ачыкланган. Ике сәгатьтән кайтып, ул эчтән бикләнгән ишекне ватып ачып кереп, баласының гәүдәсенә тап була.
Якынча мәгълүматларга караганда, гаилә имин булып сыйфатлана, малай яхшы укыган һәм бокс түгәрәгенә йөргән. Аның үз-үзен тотышында тирә-яктагылар сәерлек сизмәгән. Җинаять эшен тикшерү кысаларында, опека һәм попечительлек органнары хезмәткәрләре, мәктәп педагоглары һәм баланың куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен җаваплы полиция хезмәткәрләре гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк.
Суд-медицина, шулай ук психологик-психиатрия экспертизалары билгеләнгән. Хәзерге вакытта малайның сыйныфташлары сораштырыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса