Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Яңа кагыйдәләр буенча яңача түлибез

Күпфатирлы йортларда яшәүче әлмәтлеләр узган атнада торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләүгә яңа квитанцияләр алды. Кемдер гомуми сумманың гадәттәгедән азрак булуын күреп сөенде, икенчеләренең кәефе кырылды...


2012 елның 1 сентябреннән РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы 354 нче "Күпфатирлы һәм торак йортлардан кулланучыларга һәм милекчеләргә коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре" үз көченә керде. Шулай итеп, квитанцияләрдә салкын һәм кайнар су белән тәэмин ителеш һәм җылылык өчен түләүләр икегә бүленде: коммуналь хезмәтләрне фатир эчендә куллануга һәм ОДНга. Гомуми кулланылыш урыннарындагы коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне исәпләү тәртибе дә үзгәрде. Яңа Кагыйдәләргә ярашлы ОДН күләме күпфатирлы йорт- тагы милекчегә караган гомуми мәйдан күләменә пропорциональ рәвештә исәпләнә.
Моннан тыш, җылылык учеты приборлары урнаштырылган (һәм агымдагы елның гыйнварыннан башлап күрсәткечләр булдырылган) йортларда сентябрьдә төзәтмә ясалган. Минем фатир буенча, мәсәлән, җылылык өчен исәп-хисап 900 сумга якын, хезмәттәшемнеке 1500 сум тәшкил иткән. Яңа җылыту сезоныннан башлап җылылык учеты приборлары булган һәм алар коммерция учетына тапшырылган йортларда яшәүчеләргә җылылык өчен түләүләр җылылык энергиясен факттагы куллану буенча башкарылачак. Мондый приборлар урнаштырылмаган йортларда яшәүчеләр элеккечә, ягъни 12 айга бүлеп түләячәкләр.
Яңа квитанцияләр барлык әлмәтлеләрдә дә уңай тәэсирләр уятмаган. 19 октябрь көнне редакциягә "ЖЭУ+5" ҖЧҖ карамагындагы Шевченко урамының 42 нче йортында яшәүчеләр шалтыратты. Аларның берсенә "Җылылык" графасында элеккеге 1585 сум урынына 4121 сум язылган. "Ни өчен шәһәрдә җылылык өчен яңадан исәпләүләр башкарылганда, бездә ул 2,5 тапкырга кыйммәтләнгән?" - дип кызыксынды ул.
80 яшьлек Римма Кәшиповна Вәлиева, Лермонтов урамындагы 47 нче йортта яшәүче, шундый ук сорау белән мөрәҗәгать итте.
Бу уңайдан без "ЖЭУ+5" ҖЧҖ директоры Елена Липаткинага шалтыраттык. Ул гомум йорт һәм фатирлардагы учет приборлары күрсәткечләренең идарәче компания тарафыннан ЕРРЦга вакытында тапшырылуын хәбәр итте. Күрәсең, программада өзеклек булгандыр, дигән фикерне җиткерде ул. "ЖЭУга килүчеләрнең һәммәсенә дә без сумманы кулдан исәплибез, счетчикларның күрсәткечләрен тиешле графаларга язарга күрсәтәбез һәм квитанцияне түләгәч, аны сакларга кирәклеген искәртәбез", - дип аңлатты Елена Михайловна.
Әлмәтлеләрне сентябрь өчен килгән квитанцияләрнең күренеше дә шаккатырган: анда элеккеге кебек мөһер белән имзалар юк. Түләү документлары "Лайн" программа продукты белән башкарылган һәм хәзерге вакытта алар өстендә эш алып барыла, дип әлеге ситуациягә ачыклык кертте ЕРРЦ хезмәткәрләре. Алга таба һәр квитанциядә хезмәт күрсәтүче оешма исеме күрсәтеләчәк, мөһер куелачак һәм фатирдагы приборларның күрсәткечләрен язу өчен графа булдырылачак.
Л.Седельникова
P.S. ЕРРЦ мәгълүматларына караганда, "ЖЭУ+5" ҖЧҖ хезмәт күрсәтүче йортларда яшәүчеләргә киләсе айда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә яңадан исәпләү ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250