Торак – коммуналь хуҗалык

Төзелеш буенча Әлмәт лидерлар рәтендә

Татарстанда агымдагы елның август аена барлыгы 1 млн. 397,9 мең кв. метр торак төзелгән.

Бу еллык планның 58,2 % ы дигән сүз. Узган ике атна эчендә 141,9 мең кв. метр торак төзелеп бетеп, хуҗаларына тапшырылган.

Социаль ипотека буенча республикада 81 йорт төзелгән. 43 йортны быел Бөек Ватан сугышы ветераннарына төзеп бетереп тапшырырга тиешләр.

Реклама

Әлмәт районына килгәндә, без йортлар төзелеше буенча Казан һәм Чаллыдан кала 3 урында барабыз. Яңа йортлар тапшырудан тыш, гадәттәгечә капиталь ремонт программасы да Әлмәт районында тулы көченә эшләп килә. 383 йортка капиталь ремонт ясалган инде. Быел исә 34 йорт "яңарачак". Бу 4770 әлмәтлегә үз фатирларында күпкә ямьлерәк һәм җылырак булачак дигән сүз. Шулай ук, "Татнефть" ААҖе дә әлеге эштә финанс ярдәмен күрсәтә. 2003 елдан бирле нефтьчеләр ярдәме белән барлыгы 281 миллион сум күләмендәге акчага төзекләндерү эшләре башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Төзелеш буенча Әлмәт лидерлар рәтендә
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Торак – коммуналь хуҗалык