Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә җылылык сезонына әзерлек эшләре бара

Вакыт дигәнең тиз уза. Әле генә җәйгә аяк баскан идек, инде июль аен ваклап киләбез.

Һәр тарафта эш кайный, салкыннарга кадәр барысын да башкарып чыгу кирәк. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә исә җылылык сезонына әзерлек күптән башланды.

Шәһәр һәм райондагы 983 күпфатирлы торак йортның үзәкләштерелгән җылылык системасы булган 811 ендә җылыту һәм кайнар су системасын юдырту, гидравлик сынау 65 % башкарылган. Идарәче компанияләр һәм ТСЖлар тарафыннан барлыгы 27,7 млн сумлык агымдагы ремонт ясалган.

"АПТС" ААҖ бүгенге көндә 14 котельныйда, шулай ук үзәк җылылык пунктларында әзерлек эшләре алып бара. Район котельныйларында техник яңарту, инженерлык челтәрләрен алыштыру белән мәшгульләр, әлеге максатларда "Татнефть" 138,8 млн сум акча бүлеп биргән. Предприятиенең 3 мәйданында, атап әйткәндә, 2, 3, 4 нче район котельныйларында гомуми куәте 24 МВт булган кече ТЭЦ төзелеше алып барыла. Әлеге эш үзәкләштерелгән җылылык системасын реконструкцияләү һәм камилләштерү буенча инвестицион меморандумны гамәлгә ашыру максатыннан башкарыла.

"Светсервис" МУП предприятиесе 11 котельныйга, 165 кече котельныйга хезмәт күрсәтә. Аларда ремонт эшләре әлегә 40 % ка үтәлгән. "Альтехносервис" җәмгыяте карамагындагы 10 котельныйда әзерлек 22 % тәшкил итә.

"Әлмәт-Водоканал" ААҖ тарафыннан барлык эшләр дә план нигезендә алып барыла. Суүткәргеч челтәрләрен алыштыру, коеларны капиталь ремонтлау 40 % ка, җылыту системасын әзерләү 50 % ка башкарылган.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

2015 елның 1 гыйнварына кадәр һәркемгә үз фатирында газ приборлары урнаштырырга кирәк. Шулай эшләмәгәндә газ өчен нормативлар арттырылачак. Моның өчен "Әлмәтгаз" ЭПУына мөрәҗәгать итәргә, кирәк саналган техник шартлар, лицензияләре булган подряд оешмалары турында мәгълүмат алу сорала. Фатирлар буйлап үз хезмәтләрен тәкъдим итеп йөрүчеләргә ышанмагыз (соңгы вакытта шәһәрдә әнә шундый Түбән Кама кешеләре пәйда булган), чөнки приборларны барыбер алыштырырга туры киләчәк.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250