Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә җылылык сезонына әзерлек 15 сентябрьдә төгәлләнәчәк

Җәйне озатып, көзгә дә аяк бастык - вакыт туктамый, алга чаба. Сентябрьнең беренче көннәреннән үк җылы, кояшлы һава торышын салкын, җил-яңгырлар алыштырды.

Андый көннәрдә ничектер кәеф дә төшенкеләнә, күңелгә нидер җитми башлый, фатирларыбызга тәрәзәдән кояш үтеп кермәгәч, тәнгә дә салкын йөгерә. Менә шундый чакларда: "Кайчан җылылык бирерләр икән", - дип уйлап куясың. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хезмәт куючылар җылылык сезонына әзерлекне күптән алып бара инде. Шулай булгач, барысы да үзвакытында һәм өзлексез булыр дигән ышаныч бар.

Шәһәр һәм райондагы 983 күпфатирлы торак йортларның үзәкләштерелгән җылылык системасы булган 826 сында җылыту һәм кайнар су системасын юдырту, гидравлик сынау 98 % ка башкарылган. Әзерлек паспортлары 950 йортка рәсмиләштерелгән. Идарәче компанияләр һәм торак милекчеләр ширкате тарафыннан барлыгы 41,3 млн. сумлык агымдагы ремонт башкарылган.

Ә менә бюджет өлкәсендәге объектларда хәлләр болайрак: биредә системаларны юдырту һәм гидравлик сынау таләп ителгән 106 бинаның 99 ы әзер. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рияз Комаровтан алган мәгълүматларга караганда, барлык эшләр дә 15 сентябрьдә төгәлләнәчәк.

Торак йортларны җылылык сезонына әзерләү, мәгълүм ки, капиталь ремонт белән тыгыз бәйләнгән. Әлеге программа безнең районда алтынчы ел гамәлгә ашырыла. Быел аның буенча 30 йорт яңартылды. Бүгенге көнгә шуларның 10 сы әзер, калганнарында эшләр 90 % дип бәяләнә.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250