Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә иң яхшы ишегалды җыештыручы билгеле булды

Ниһаять, Әлмәтнең узган елгы иң яхшы ишегалды җыештыручыларының исеме мәгълүм булды. Комиссия әгъзалары бу фидакарь затларның эше белән елның төрле фасылында танышты, алар хезмәт күрсәткән йортларда яшәүчеләрнең фикерен тыңлады. Тырышлар, намус белән хезмәт куялар - җиңүчеләрнең һәрберсенә алар һәм җитәкчелек тарафыннан да әнә шундый бәя бирелде.

Менә ничә ел инде муниципалитет "Иң яхшы ишегалды җыештыручы", "Чәчәккә күмелгән ишегалды", "Чәчәктә утыручы балкон", "Иң яхшы подъезд" бәйгеләрен уздыра. Бәйгенең кирәклегенә, әһәмиятенә шәһәр буйлап йөргәндә тагын да ныграк төшенәсең: матур, чиста, каралган ишегаллары, подъездлар һәм балконнар саны елдан-ел арта бара. Кешеләрдә хуҗа булу хисе көчәя. Йортларда яшәүчеләр берсеннән-берсе уздыра-уздыра ишегалларында чәчәкләр үстерә. Элек тәмәке төпчекләре бизәгән газоннар аллы-гөлле чәчәктә, яшеллектә утыра.

Ишегалды җыештыручыларның да авыр физик эшенә сокланырлык. Без йокыдан торганчы тротуарлар кардан көрәлгән, тәртипкә китерелгән була. Алар арасында фидакарьләр күп. Комиссия 2012 елның иң яхшы ишегалды җыештыручысы дип "10 нчы ЖЭУ" ҖЧҖ хезмәткәре Рамис Вәлирахмановны билгеләде. Флюра Шакирҗановага ("Надежда" ҖЧҖ) икенче, Валентина Афанасьевага ("12 нче ЖЭУ" ҖЧҖ) өченче урын бирелде.

"Надежда" ҖЧҖ йортлары ишегаллары һәр елны диярлек җиңүчеләр арасында. Комиссия әгъзалары быел Ленин урамындагы 107 нче йорт ишегалдына югары бәя бирде. Шевченко урамындагы 134 нче йорт ишегалды ("12 нче ЖЭУ" ҖЧҖ) икенче урынга чыкты. Өченче урынны ике ишегалдына бирергә карар кылынды. Шулай итеп, аны "ЖКХ "Инженерлык челтәрләре" МУП хезмәт күрсәтүендәге Төзүчеләр урамындагы 26 һәм "Комфорт" МУПның Садовая урамындагы 21 нче йорт ишегаллары бүлеште.

Рус Акташының Төзүчеләр урамындагы 26 нчы йорты ("ЖКХ "Инженерлык челтәрләре" МУП) тагын телгә алынды. Йортның беренче подьезды иң үрнәк булып чыкты. "Иң яхшы подъезд" номинациясендә икенче урын Гафиятуллин урамындагы 3 а йортының 2 нче ("Темп" ҖЧҖ) һәм 8 Март урамындагы 25 нче йортның 1 нче подъездына ("7 нче ЖЭУ" ҖЧҖ) бирелде. Өченче урынны бирмәскә булдылар.

Иң матур, чәчәктә утыручы балконнар дип Валентина Сенкичева (I урын, Төзүчеләр проспекты, 8), Люция Камберова (II урын, Төзүчеләр проспекты, 35), Вера Дикийларныкы (III урын, Промышленная, 2 б) табылды. Җиңүчеләр торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренең марта аенда узачак һөнәри бәйрәмендә бүләкләнәчәк. Тантанада йорт яны территорияләрендә чәчәк үстерүче башкалар да билгеләп үтеләчәк.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса