Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәт юллары яңартыла

Юллар - һәммәбезнең авырткан урыны.

Җәйгә чыктыкмы, һәр тарафтан тишекле-тошыклы, сиртмәле юллардан зарлану сүзләре яңгырый башлый. Никадәр алга киткән, Европа дәрәҗәсендәге шәһәр булса да, Әлмәт тә бу юнәлештә калыша: кайбер урамнар гына түгел, ишегаллары да зур ремонт сорый. Соңгыларына быел аерым игътибар бүлмәкчеләр - Татарстан бюджетыннан 16 кварталара биләмәне төзекләндерүгә 50 миллион сум акча бирелде.

Быел һәммә эш юбилей шигаре астында уза. Аз да түгел, күп тә түгел, бәйрәмгә 2 ай чамасы гына вакыт калып бара. Ә башкарасы эшләр әле шактый күп. Шәһәрнең һәр тарафында төзүчеләр шак та шок килә. Хәер, җәйне юкка гына төзүчеләр сезоны дип атамыйлар. Көннең озын булуы да алар файдасына, өлгерергә тиешләр. Сүзебез юллар хакында иде. Исемлеккә эләккән ишегалларының өчесендә бүген эшләр гөрли икән. Һәрвакыттагыча, нефтьчеләр дә читтә калмый: Герцен урамы, 90 нчы - 8 Март урамы, 17 нче йорт ишегалдын төзекләндерүгә "Татнефть" 4 миллион сум акча бүлгән.

Ә менә Гадел хөкем йорты янында яшәүчеләр озакламый искиткеч матур ял итү урынына ия булачак - биредә парк төзелә. Төгәлрәк әйткәндә, аны инде әзер дияргә дә була, агачлар, декоратив куаклар утыртылган, тирә-ягы төзекләндерелгән, хәзерге вакытта ГУАД хезмәткәрләре анда брусчатка җәю белән мәшгуль, ә паркның нәкъ үзәгендә Әлмәтнең 60 еллыгына багышлап чәчәклек булдырылган. Бездә ял итү урыннарына кытлык юк, әлбәттә. Шарлавыклы буалар, күл буйлары, оҗмахны хәтерләтүче шәһәр паркы гына да ни тора. Әмма монысы, эштән арып-талып кайткач, йорт каршында гына матурлык, яшеллек дөньясына сокланып, җанга, тәнгә рәхәтлек алу өчен менә дигән урын. Үзәк урамда яшәүчеләргә бәхет елмайды, ни дисәң дә, гадәттә, барлык шартлар, уңайлыклар иң беренче шәһәрнең үзәгендә булдырыла. Ә каланың читендәрәк хәлләр ничек соң? Шөкер, Иске Әлмәттә, РТСта да эш кайный. Аларда АУАД урамнарга ремонт ясауны үз өстенә алган. Билгеле ки, нефтьчеләр бүлеп биргән акчаларга, бу максатта барлыгы 9,41 миллион сум акча тотылган, Һади Такташ урамына - 8,6 миллион сум. Производственная урамында исә инженерлык челтәрләре дә алыштырылган. АУАД Совет урамыннан алып Әлмәт - Урсай юлына кадәрге участокта да ремонт эшләре җәелдергән.

Урсалыда гомер кичерүчеләр дә, ниһаять, иркен тын алгандыр, соңгы араларда биредә күләмле эшләр башкарылды. Җирле бюджет хисабына 9 урамга вак таш һәм асфальт җәю тәмамланып килә. Моның өчен 10 миллион сум акча каралган булган.

Тагын бер күңелле хәбәр: күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирелгән микрорайоннарга да юл салу башланган. Мәгълүм ки, бездә бу максатта Урсалыда һәм Түбән Мактамада мәйданнар каралган. Бүгенге көндә әлеге тарафларда юлларга вак ташу җәю оештырылган. Эшләрнең барысын да муниципалитет күтәрә.

Быелгы җәйнең юлларга карата зарларны бераз киметәчәгенә шик юк. Җитәкчелек зурдан купкан, эш мәйданнары бихисап күп билгеләнгән. Бөтенесенә дә игътибар бүлеп, сыйфат ягы гына аксамасын иде, бәлки нәкъ менә шунысын җиренә җиткермәгәнгә күрә юллар тиз җимерелә, чокырлар хасил буладыр. Хәер, быелгы хезмәтнең нәтиҗәсен киләчәк күрсәтер.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Ирина Апачаева фотолары

Быел төзекләндереләчәк ишегаллары исемлеге:

Герцен урамы, 80а, 80б, 80в, 88; 8 Март урамы, 15

Герцен урамы, 90; 8 Март урамы, 17

Волгоградская урамы, 21, 23, 25; Громова урамы, 7, 8, 9

Бигәш урамы, 123

Толстой урамы, 4

Промышленная урамы, 2, 2б, 4, 6

Сөләйманова урамы, 13

Дружба (РТС), Геофизическая, Луговая урамнары

Тельман урамы, 63

Радищев урамы, 13

Бигәш урамы, 121

Больничная урамы, 5

Сөләйманова урамы, 5, 7; Тельман урамы, 58, 58а

А. Алиш урамы, 21, 23

Чехов урамы, 26, 26а

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250