Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Чисталык – ул матурлык

Ә чисталыкта һәм матурлыкта яшәү - сәламәтлек. Бу бигрәктә рухи саулык билгесе. Шушы көннәрдә бер күренеш шул күңел чисталыгы җитмәүгә дәлил булды да.

Шевченко урамындагы 160 нчы йорт янына йорт җиһазларыннан бушаган катыргы тартмалар чыгарып өйгәннәр. Әйләнә-тирәне бизәмәсә дә, якын арада җыярга тиешле машинаны көтеп, ипле генә сөялеп калды алар. Әйләнеп килүгә шул тартмаларны бер адәм типкәләп таратып ташлаган. Подъезд янына ташламасыннар, янәсе. Яңгыр чылатырга өлгергән тартмаларны машиналар таптап бөтенләй пычратып бетерде. Тирә-як тагын да шыксызланып калды. Мәгълүм язучы Илья Ильф теге адәмнең кыланышы шаһиты булса, "чисталыкка өндәргә түгел, ә себерергә кирәк" дими калмас иде.
Бәйгедә җиңүгә дәгъва белдергән иң яхшы ишегалдын, иң яхшы ишегалды җыештыручысын эзләп йөргән комиссия дә матурлык тудыручыларга һәм рухи зәгыйфьләргә дә тап булды. Маяковский урамы, 2 нче йорт ("Альянс" ҖЧҖ ) яны шыксыз көзне ямьләп шау чәчәктә утыра. Кырау төшәр көннәрне дә искә алып йортта яшәүчеләр чәчкәләрнең көзге сортларын, салкыннарга чыдамын да үстергән. Эшкә ярамый башлаган чималларны кулланып, сәнгать әсәре булырдай эшләнмәләр иҗат иткәннәр. Йортта яшәүчеләрнең берсе ямьле газон күршесенә дә туфрак кайтартуны сорады. Кара җир салсалар, киләсе елга бу тирәләр тагын да ямьләнер, мөгаен.
Сөләйманова урамындагы 20 нче йорт ишегалдына килеп кергәч, ел фасылының көз икәне гел онытылды. Юк, ишегалдының аллы-гөлле булуы түгел, җирдә бер генә коелган яфрак та булмавы гаҗәпләндерде. Ишегалды себерүче Мария Спиридонова тырышлыгы бу.
УКЖД "Новация" Ленин урамы, 58 нче йорт алдындагы биләмәсен ташлы түтәл - рокарий, альп таулары белән матурлаган. Шул ук идарәче компаниянең бәйгедә катнашучы Җәлил урамындагы 18 нче йорт ишегалдына чыккан комиссияне эчендәге зәһәре авызыннан аңкып торган (әллә яшел елан шулай зәһәрләндергәнме) бер ир-ат каршы алды. Җәй башында бу тирәдәге ямьле манзараны күреп киткән комиссия әгъзаларының "чәчәкләрне утаганнар икән инде" диюен ишетеп,"әйбәт иткән әбиләр чәчәкләрен-чүпләрен җыеп", дип башлады ул сүзен. Абзый төнлә ишегалдында машиналар "чабуыннан" канәгать түгел икән. "Төннәрен автострадага әйләнә, балалар өчен куркыныч бит бу", - дип проблеманың җитдилеген ассызыклады. Беренчедән, балалар төнлә урамда йөрергә тиеш түгел, икенчедән, әлеге проблема турында күпләр хәбәрдар икән инде. Аны хәл итүнең юлын да күрсәткәннәр: тизлекне киметергә сәбәп булачак каршылык салу өчен йортта яшәүчеләрдән ризалык биргән күмәк хат кирәк. Һәр тарафка тәнкыйть яудырган абзый моны ишетергә дә, аңларга да теләми. Үзе шунда булса, зәһәр исле авызыннан цензурага сыймас сүзләр белән тәртипкә өндәгән бу берәүне прозаик Ильф үзе себереп түгәр иде, валлаһи.

Ләйләгөл Минаева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250