Әлмәтнең бер идарәче компаниясенә 100 мең сум күләмендә штраф салынды
Әлмәт суды аны торак инспекциясе күрсәтмәсен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартты.
Тикшерүнең сәбәбе - 8 Март урамындагы 17нче йортта яшәүчеләрнең шикаяте. Тикшерү барышында инспекторлар хокук бозулар ачыклаганнар һәм идарәче компанияне милекчеләргә актуаль реестр бирергә, җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү торбаларының агып чыгуын бетерергә, шулай ук агынты сулары белән пычранган подвалны чистартырга һәм киптерергә мәҗбүр иткәннәр.
Билгеләнгән вакыт тәмамланганнан соң торак инспекциясе кабат тикшерү үткәрде. Күрсәтмәнең тулысынча үтәлмәгәнлеге ачыкланды: реестрны милекчеләргә бирмәгәннәр, торбалар агып утырв, ә подвалдагы грунт юеш булып калган.
Идарәче компания җитәкчесе судта хокук бозулар вакытыннан алда бетерелде, дип белдерде һәм штрафны киметүне яки аны кисәтү белән алыштыруны сорады. Әмма суд, эш материалларын өйрәнеп, РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.5 маддәсенең 24 өлеше буенча гаепле дип тапты һәм 100 мең сум күләмендә штраф билгеләде.
Хәзер компаниягә штрафны түләдән тыш торак инспекциясенең барлык таләпләрен дә тулысынча үтәргә туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia