Әлмәттән ЖЭУ-11 25 мең сум штраф түләячәк
Хокук бозуларны бетерергә кирәк.
Әлмәттә «ЖЭУ-11» идарәче компаниясе Калинин урамындагы 64 нче йортта яшәүчеләрнең шикаятьләрен игътибарсыз калдырган өчен 25 мең сум штрафка тартылган.
Стенада тоташкан урыннарда кимчелекләр аркасында фатирларда стеналар юешләнә, ә обойлар куба башлаган. Бу хакта ТР дәүләт торак инспекциясе хәбәр итте.
Инспекторлар кимчелекне теркәгән, компания директорын административ җаваплылыкка тарткан.
Хәзер идарәче компания штраф түләргә генә түгел, ә панельара җөйләрнең кимчелеген дә бетерергә тиеш.
- Әгәр компания проблемаларны игътибарсыз калдырса, яшәүчеләр суд аша матди зыян һәм мораль зыян өчен акча компенсациясен таләп итәргә тулы хокуклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia