Әлмәттә суд «Алсу» идарәче компаняисенә дымлы подвал өчен 100 мең сум штраф салган
Штраф түләү компанияне канализация ремонтыннан һәм подвалны тулысынча киптерүдән азат итми.
Әлмәттә суд "Алсу" идарәче компаняисенә дымлы подвал өчен 100 мең сум штраф салган
Әлмәттә «Алсу» идарәче компаниясе торак инспекциясе күрсәтмәләрен санга сукмаган өчен 100 мең сум штрафка тартылган. Суд эшне компания вәкилләре катнашыннан башка карады, чөнки алар утырышка килмәделәр.
Инспекторлар йортның подвалы начар хәлдә булуын ачыклаган. Анда чүп-чар җыелган, грунт дымлы, ә канализация агуын дәвам итә. Июньдә үк бинаны тәртипкә китерүне таләп итүгә карамастан, торакчылар бернинди эш башкармаган.
Суд ассызыклаганча, дымлылык һәм чүп-чар яшәүчеләр алдындагы йөкләмәләрне тупас бозу. Штраф түләү компанияне канализация ремонтыннан һәм подвалны тулысынча киптерүдән азат итми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia