Әлмәтнең «Новация» идарәче компаниясенә 125 мең сум штраф салдылар
Тикшерүне яшәүчеләрнең шикаятьләреннән соң уздырганнар.
Әлмәтнең "Новация" идарәче компаниясенә 125 мең сум штраф салдылар
Әлмәттә « Новация» идарәче компаниясенә чүп-чар белән капланган чормалар һәм су үткәрүче түшәмнәр өчен 125 мең сум штраф салынды. Бу хакта ТР Дәүләт торак инспекциясе хәбәр итте. Тикшерү Гагарин урамындагы 18 нче йортта һәм Пушкин урамындагы 56 нчы йортта узды.
Инспекторлар Гагарин урамындагы йортта торбаларда җимерелгән изоляцияне, кубып торган штукатурканы һәм чормаларда кош тизәген теркәгәннәр. Пушкин йортында вәзгыять түбә җимерелү белән дә катлауланды.
Бер атна эчендә инспекторлар 105 йортны тикшергән һәм 118 хокук бозу очрагын теркәгән. Нәтиҗәдә 1,5 млн сумнан артык штраф салынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia