Әлмәттә идарәче компания директорына штраф салынды
Инспектор бөтен йорт буенча күп кенә кимчелекләрне ачыклаган.
Әлмәттә бер идарәче компания директорына подвалдагы тәртипсезлек һәм түбә белән проблемалар өчен штраф салганнар
Инспектор бөтен йорт буенча күп кенә кимчелекләрне ачыклаган.
Әлмәт идарәче компаниясе директоры хокук бозган өчен штрафка тартылды. Бу хакта ТР дәүләт торак инспекциясе хәбәр итә. Тикшерүне Маяковский урамындагы 3 нче йортта яшәүченең шикаятеннән соң үткәрделәр. Инспектор бөтен йорт буенча хокук бозуларны ачыклаган. Түбәдә кәрниз зарарланган, подвалда дым һәм чүп-чар, ә торбалар тутыккан.
Күгәргән арматура авария һәм су басу сәбәбе булырга мөмкин, ә подвалдагы дым күгәрүгә һәм фундамент җимерелүгә китерергә мөмкин. Компания директорына 25 мең сум штраф салынган.
Хәзер республикада йортларны кышка әзерлиләр. Мондый проблемаларны беренче чиратта җылытуны вакытында һәм аварияләрсез эшләтеп җибәрү өчен хәл итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia