Әлмәттә яшәүчеләрне игътибарсыз калдыру идарәче компаниягә 125 мең сумга төшкән
Авария-диспетчерлык хезмәте кәгазьдә генә «эшләгән».
Әлмәттә яшәүчеләрне игътибарсыз калдыру идарәче компаниягә 125 мең сумга төшкән
Авария-диспетчерлык хезмәте кәгазьдә генә "эшләгән".
Әлмәттә идарәче компаниягә йорт хуҗасының заявкасын санга сукмаган өчен штраф салганнар. Бу хакта ТР Дәүләт торак инспекциясе хәбәр итә. Пушкин урамындагы 56 нчы йортта яшәүче бер көн эчендә өч гариза биргән, ләкин җавап та, милеккә зыян салу турында акт та алмаган. Тикшерү күрсәткәнчә, авария-диспетчерлык хезмәте кәгазьдә генә эшләгән.
Нәтиҗәдә, җаваплы идарәче компаниягә гамьсезлек өчен 125 мең сум штраф салганнар.
ТР дәүләт торак инспекциясе искә төшерә, әгәр сез проблема белән мөрәҗәгать итсәгез, ә сезгә җавап бирмәсәләр, нәтиҗәләр җитди булырга мөмкин. Түшәмдәге су ремонтны һәм техниканы боза, юлдагы кар аварияләргә китерә, ә ватылган лифт җәрәхәтләргә китерергә мөмкин. Болар барысы да ремонт һәм компенсация чыгымнарына китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia