Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәт җирлегенең торак-коммуналь хуҗалыгында ниһаять тәртип булырмы?

Торак-коммуналь хуҗалык – иң катлаулы тармакларның берседер мөгаен.

Әлеге өлкәдә тәртип урнаштыру өчен торак инспекторлары туктаусыз тикшерүләр уздырып, җаваплыларны штрафларга тартып торалар. Халык та бик активлаша төште. 
Чыннан да бүгенге заманда дымлы стеналарга һәм түшәмгә, күгәреккә күпме түзәргә була. Тамып торган суны җыю өчен савыт куюлар да инде күптән онытылырга тиеш кебек иде. Тик...
Әле менә шушы көннәрдә генә Татарстанның Торак инспекциясенә Тельман урамындагы 59 нчы йортта яшәүчедән шикаять килгән булган. Тикшерү барышында мөрәҗәгать итүче хәбәр иткәннең барысы да расланганлыгы да мәгълүм булган. Әле алардан кала башка хокук бозулар да ачыкланган. Күпфатирлы йорттагы канализация системасын бина түбәсе аша атмосфера белән бәйли торган фан торба өзелгән, урыны белән күгәргән. Әлеге торба тотрыклы басымны тәэмин итә, халык бер үк вакытта суны агызганда, пешкәк эффекты барлыкка килеп басымның кискен үзгәрүе мөмкин. Фан торбасы бу тирбәнешләрне компенсацияләргә, гидрозат-ворларның өзелүен һәм фатирларга канализация газларының үтеп керүен булдырмаска тиеш. Әлеге уңайдан «Беренче поселок» ҖЧҖ 25 мең сум штрафка тартылган. Җитәкчелек ЖКХ ГИС федераль системасында мәгълүматны ачу бурычын да игътибарсыз калдырган.  Мисал өчен, сентябрь аенда торакчылар идарә итә тор-ган 42 күпфатирлы йортта башкарылган эшләрнең бер генә акты да урнаштырылмаганлыгы ачыкланган. Түләү документ-ларын урнаштыру дәрәҗәсе – 83%.  8 Март урамындагы 16Б һәм Тельман урамындагы 59а йортларының электрон паспортларында җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү системалары турында мәгълүмат юклыгы,  Герцен урамындагы 94 нче һәм Риза Фәхретдин урамындагы 23 нче йортларның идарә килешүләрендә каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча хезмәтләр юклыгы да ачык-ланган. 
Торак инспекциясе хәбәр итүенә караганда, 21 йортта яшәүчеләр проблемалар турында милекчеләрнең читтән торып җыелышында фикер алыша алмыйлар, чөнки торакчылар фатирларның кадастр номерларын системага кертмәгәннәр яки Росреестр базасы белән бәйләмәгәннәр. Бу  аеруча Совет, 8 Март, Тельман, Сөләйманова урамнарындагы торак йортларда яшәүчеләргә кагыла. Тикшерүләр дәвам итә. Мондый активлык булганда Әлмәт җирлегенең  торак-коммуналь хуҗалыгында ниһаять тәртип булыр дигән өмет бар. 
Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса