Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә Гафиатуллин урамындагы яңа торак йортта су белән бәйле проблемалар бар

Калабызның Гафиатуллин урамындагы 16 катлы яңа торак йортны куллануга тапшырганнары мәгълүм булды. Ләкин...

 

Тапшыруын тапшырганнар, тик фатир хуҗалары хәзер аптырашта, чөнки торбалардан килә торган су пычрак - эчә торганы да, юына торганы да.

Шунысы гаҗәп – подвалда һәм беренче катта ул көмеш кебек чиста. Йорттагы вентиляцияләр дә эшләми. Хәзер тышта суык, гел генә тәрәзәләрне дә ачык тотып булмый. Кечкенә балалары булганнар өчен бу аеруча куркыныч тудыра. Лифт ачык ишекләр белән хәрәкәт итә – тормыш өчен куркыныч, уен мәйданчыгында да саклык сорала - балалар җәрәхәтләнергә мөмкин. Контейнер мәйданчыгы да юк – чүпне кая чыгарырга?

Гафиатуллин урамындагы 48 нче йортта яшәүчеләр шундый шартларда яшәргә хыялландылармы икән? Юк, әлбәттә. Йорт тапшырылган, ачкычлар өләшәләр. Күчәргәме, әллә күчмәскәме? Яңа йортның яңа хуҗаларын хәзер менә шундый сораулар борчый. Сүз уңаеннан, биредә бит фатир бәясе дә кесәгә суга торган – бер квадрат метры 113 мең сумнан исәпләнә. Фатирлар әле бүген дә сатуда: популяр сайтларның берсендә 16 нчы каттагы өч бүлмәле каралама (черновой) варианттагы фатирны 9 мил-лион сумга диярлек тәкъдим итәләр. Хәлләр менә шулай.

Торак инспекциясенә яңа йортка күченүчеләрдән инде 28 шикаять кергән. Фатир хуҗалары белән баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин, район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова һәм районара торак инспекторы Лилия Бикчәнтәева очраштылар. Монда, әлбәттә, сораулар йортны салучыларга да, идарәче компаниягә дә баштан ашкан, җаваплар гына юк. Шулай да әлеге йорт төзелешен кем контрольдә тотарга тиеш булды икән соң? Янгыннан соң насос кирәкми, диләр диюен, тик шулай да... Торак инспекторлары ситуация белән урында җентекләп танышканнан соң, фатир хуҗаларын идарәче компанияне үзләре сайлап алу мөмкинлеге барлыгы турында искәрттеләр.

– Өч айга вакытлыча билгеләнгән «Гранд-сервис» идарәче компаниясен сайлаячаксызмы, әллә башканымы – барысы да хәзер сезнең кулда. Төптән уйлагыз – үзегезнең милегегезне әлеге оешмага озак елларга ышанып тапшырырга әзерме сез, әллә гомуми җыелышта башкасын сайларга уйлыйсызмы – хәл итәргә кирәк, – дип мәсьәләне кабыргасы белән куйды белгечләр. Мәсьәләнең чишелешен без дә күзәтеп барачакбыз.

 

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса