Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәт районында «ЖЭУ-11» идарәче компания директорына гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү кагыйдәләрен бозган өчен штраф салынды

Түбән Мактамада яшәүче зарланган.

Барысы да Түбән Мактамада яшәүче хатын-кыз торак-коммуналь хуҗалыкның махсус онлайн-порталы аша мөрәҗәгать итүеннән башланды. 

Кагыйдәләр буенча, әгәр кеше торак-коммуналь хуҗалыкның онлайн-порталы аша мөрәҗәгать яза икән, җавап та шунда ук килергә тиеш. 

Системада «үтәлде» дигән хәбәр барлыкка килә, әмма бернинди җавап та булмый. Компания директоры хатны почта аша җибәрүен әйтә, ләкин моны исбатлый алмый — документлар табылмый.

Ханым күзәтчелек органнарына зарланган. Тикшерү раслый: идарәче компания чыннан да закон бозган. Моның өчен директорга 25 мең сум штраф билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса