Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Торак – коммуналь хуҗалык

«Алсу» идарәче компаниясе төтен чыгару юлларын һәм вентиляцияне карамаган өчен 125 мең сум штрафка тартылган

Компаниянең ваемсызлыгы аркасында, гаилә сөрем газы белән агулана.

«Алсу» идарәче компаниясе  төтен чыгару юлларын һәм вентиляцияне карамаган өчен 125 мең сум штрафка тартылган
Компаниянең  ваемсызлыгы аркасында, гаилә сөрем газы белән агулана.

«Алсу» идарәче компаниясенә төтен чыгару һәм вентиляция каналларының начар торышы өчен 125 мең сум штраф салынды, дип хәбәр итә ТР торак инспекциясе. Инспекторлар фикеренчә, аларга хезмәт күрсәтүдәге хокук бозулар балалы гаиләне угар газы белән агулауга китергән.

Гыйнвар аенда Әлмәттә 12 һәм 7 яшьлек балалар хастаханәгә эләккән. Фатирны карау күрсәткәнчә, тәрәзә ябык булганда төтен чыгару һәм вентиляция каналлары тиешенчә эшләми – тарту көче юк.

Йортта вентиляция һәм төтен чыгаргычларга хезмәт күрсәтүче подрядчы зыян күрүчеләрнең фатирында системалар чиста һәм төзек, дип белдерде. Ул шулай ук тикшерүләрнең өч тапкыр — 28 мартта, 18 июньдә һәм 11 октябрьдә үткәрелүен хәбәр итте. Шул ук вакытта 16 июнь һәм 11 октябрь актларында фатир хуҗаларының имзалары куелмаган, ә июнь актында подрядчы вәкиленең генә имзасы булган.

ТР торак инспекциясе «Алсу»га 125 мең сум штраф салган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса