Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Торак – коммуналь хуҗалык

Су белән тәэмин ителеш: планнар зурдан

Торак-коммуналь хуҗалык тармагында хезмәт куючы оешмаларның эшчәнлеге һәрдаим игътибар үзәгендә.

 

Халыкның көнкүреш тормышы турыдан-туры әлеге предприятиеләрнең ни дәрәҗәдә эшләүләренә бәйле.

Яшерен-батырын түгел, ЖКХ системасын еллар дәвамында камилләштерергә тырышып карасалар да, бу өлкәдәге проблемалар бүген дә баштан ашкан.

Бүген без халыкны су белән тәэмин итүче оешма - «Әлмәт-Водоканал» АҖ эшчәнлегенә аерым тукталып узарга булдык. Су - тормыш чыганагы, ул краннан килми башладымы, су торбасы тишелдеме, канализация коесы тыгылдымы - халыкка иң беренче чиратта әлеге предприятие хезмәткәрләре ярдәмгә килә. Эшчеләр килә, чистарта, китә - канализация кабаттан тыгыла. Узган елны гына да шундый 4866 (!) очрак теркәлгән булган. Мондый очракларда иң беренче чиратта күп катлы торак йортлардагы фатирларда яшәүчеләр үзләре гаепле булуы билгеле. Коелар тыгылуның төп сәбәбе - канализацияне халык тарафыннан чын мәгънәсендә чүп чиләге сыйфатында куллану. Кайбер кешеләр карап тормый, унитазга чүпрәген дә, гигиена предметларын, дару препаратларын һәм башка чүп-чарын да ыргыта. Югыйсә мондый әйберләр канализациягә эләгергә тиеш түгел бит инде. Канализациядән файдалануның элементар кагыйдәләрен үтәргә халык кайчан өйрәнер - билгесез. Сүзебезне менә шушыннан башларга булдык, чөнки нәкъ менә бу очраклар «Әлмәт-Водоканал» АҖ хезмәткәрләренең иң теңкәсенә тия торганы. Гомумән алганда, предприятиенең эшчәнлеге киңкырлы, шуңа күрә дә аеруча игътибарга лаек.

Бүгенге көндә Әлмәт җирлегендә булган барлык су торбалары челтәрләренең озынлыгы 320,9 километр тәшкил итә. Предприятиенең генераль директоры Алексей Семенихин билгеләп узганча, су торбалары шактый таушалган булганлыктан, алар даими рәвештә тишелә һәм өзеклекләр барлыкка килә.

- Узган елны гына да торбалардан су бәреп чыгуның 361 очрагы теркәлде. Хәзерге вакытта калабызның су һәм канализация комплексында күп кенә проблемалар барлыкка килде. Инженерлык челтәрләрен реконструкцияләү бүген аеруча соралган. Аварияле участокларда торбаларны алмаштыруга 2 миллиард сумга якын, ә коллекторларны, коеларны яңарту өчен 1 миллиард сумнан күбрәк акча кирәк, - дип таныштырды Алексей Вячеславович эшлекле дүшәмбеләрнең берсендә чыгыш ясаганда. Җитәкче 2025 елда башкарылачак масштаблы чараларга да тукталып узды.

- Быелгы капремонтка 26,6 миллион сум күләмендә акча планлаштырылган, шуның 10,5 миллионы су белән тәэмин ителеш сферасына, 16,1 миллионы су үткәрүгә каралган. Инвестиция программасы 49,6 миллион сум күләмне күздә тота. Әлеге акчаларга Төзүчеләр проспектындагы (Гафиятуллин урамыннан алып Бигәшкә кадәр) суүткәргечкә, 16 нчы һәм 7 нче канализация-насос станцияләре (КНС) өчен каралган, - дип хәбәр итте Алексей Семенихин.

Чыннан да, бүгенге көндә халыкны су белән тәэмин итүдә һәм канализация торбаларын реконструкцияләүдә күләмле эшләр алып барыла. Бу уңайдан һәм аерым алганда 2 нче КНСны реконструкцияләүдә проект эшләрен башкару өчен республика җитәкчелеге тырышлыгы белән финанслау мөмкинлеге бар икәнлеге дә бәян ителде. Моннан тыш 2024 елда муниципаль бюджеттан 22 миллион сум күләмендә субсидия дә бүлеп бирелгән булган икән әле.

Бүгенге көндә иң борчыган сорауларның берсе булып күп катлы торак йортлардагы подвалларны су басу очраклары тора. Әлеге хәлне булдырмас өчен иң беренче чиратта квартал эчендәге коллекторларны ремонтлау сорала. Әлеге чараны тормышка ашыру өчен, әлбәттә, чыгымнар таләп ителә. Бу уңайдан «Әлмәт-Водоканал» генераль директоры район җитәкчелегенә финанслар бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать итте.

Тагын бер проблема - идарәче компанияләрнең, торак милекчеләре ширкәтләренең (ТМШ) «Әлмәт-Водоканал» АҖ алдында булган бурычлары. Март башында әлеге бурычларның күләме 285,8 (!) миллион сумга җиткән. 13 идарәче компания һәм ТМШ 2019 елдан бирле банкротлык стадиясендә, аларның предприятиегә булган бурычлары 154,7 миллион сум тәшкил иткәнлеге дә билгеле булды. Банкротлыкка чыккан компанияләр урынына яңалары килә, дебиторлык бурычлары тапшырылмаганлыктан, бурычлар кимеми, киресенчә,  елдан-ел арта гына бара икән. «Первый поселок», «Альянс ЖЭУ-3», «Алсу» җәмгыятьләре «Надежда», «Темп», «Успех», «Союз», «ЖЭУ-10», «ЖЭУ-12» идарәче компанияләрен үзләренә алып, шактый гына бурыч тупларга өлгергәннәр. Ләкин бу өлкәдә бар да начар дип әйтеп булмый, чөнки шул ук вакытта «Новация», «ЖЭУ-7», «УК Альметьевск» җәмгыятьләре бурычларын шактый киметкәннәр. «Әлмәт-Водоканал» АҖ алдында бурычлары бөтенләй булмаган җәмгыятьләр дә бар. Болар - «Жилбытсервис», «УК Жилищный пост», «УК Западная» җәмгыятьләре һәм «Восход», «Газовик», «Центральная», «Факел», «Западные Ворота» торак милекчеләре ширкәтләре. Үзләре яшәгән йортларга хезмәт күрсәтүче идарәче компанияләрнең эшчәнлеген уңай якка үзгәртергә теләгән әлмәтлеләргә теләк бер генә - су кулланган өчен вакытында түләргә тырышыгыз. «Әлмәт-Водоканал» АҖ җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләренә авыр, ләкин мактаулы хезмәтләрендә уңышлар теләп калабыз.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса