Әлмәтлеләр «Халык контроле»ндә торак-коммуналь хуҗалык тармагыннан зарлана
Әлеге система эшчәнлеге Әлмәт җирлегендә чыннан да «аксый».
Әлмәтлеләрнең «Халык контроле» дәүләт системасына зарлану очракларын анализлагач, иң күп гозер-үтенечләрнең торак-коммуналь хуҗалык тармагына кагылышлы булуын күрергә була. Әлеге система эшчәнлеге Әлмәт җирлегендә чыннан да «аксый». Күптән түгел республиканың торак инспекциясе татарстанлыларның шикаятьләрен анализлаганнан соң антирейтинг төзегән иде. Әлеге антирейтингта беренчелекне Әлмәт районындагы өч идарәче компания биләп тора. Бу - «ЖЭУ-3», «Альянс һәм «Первый поселок» җәмгыятьләре. Компанияләрне административ штрафка тарту турында җәмгысе 39 карар чыгарылып, учредительләргә 2 миллион 72 мең сум күләмендә штраф язылган. Калабызның «ЖЭУ-7» җәмгыятенә карата 9 карар чыгарылып, 450 мең сумлык штраф салганнар, «Альметьевск» идарәче компаниясе» ҖЧҖгә карата 2 карар чыгарылып, 350 мең сумлык штраф язганнар. «АЛСУ» җәмгыятен 13 карар нигезендә 332 мең сум күләмендә штрафка тартканнар. «АСЦЖ» җәмгыятенә исә 6 карар нигезендә 125 мең сум штраф түләргә кирәк булачак. Шунысы кызык, исемлектә торак милекчеләре ширкәтләре (ТМШ) күренми. Ничек алай? Бу уңайдан торак инспекциясе аңлатма да биргән. Закон нигезендә ТМШларга штрафлар минималь дәрәҗәдә икән. Мисал өчен, урындагы зат иң күбе 100 мең сум күләмендә штраф ала алса, торак милекчеләре ширкәтендә исә 20 тапкырга кимрәк. Идарәче компаниягә карата иң күбе 300 мең сум штраф билгеләнергә мөмкин, торак милекчеләре ширкәтенә 3 тапкырга кимрәк. Аңлашылганча, закон ТМШларга лояль карашта.
Мәгълүм булганча, февраль башларында ял көнне берьюлы алты күпфатирлы торак йортта яшәүчеләр кайнар сусыз калган иде. Авария Бигәш урамындагы 123 нче йортта килеп чыкты. Әмма ресурслар белән тәэмин итүче оешма коесында бу йортка караган задвижканың төзек булмавы аркасында, «Әлмәт җылылык челтәре» АҖ шул ук урамдагы 121, 125 нче йортларга һәм Төзүчеләр проспектындагы 43, 43а, 49а йортларына кранны ябып куйган иде. Хәзерге вакытта әлеге башка сыймаслык гамәлнең сәбәпләрен торак инспекциясе ачыклый. Йөзләгән гаиләне шулай сусыз калдыру кирәк булдымы икән? Бигәш урамындагы 123 нче йортны җылыту чорына ничек әзерләгәннәр? Тикшерү идарәче компаниягә карата да, хезмәт күрсәтүчегә карата да үткәрелә. Гаепле вазифаи затлар административ җаваплылыкка тартылачак, дип хәбәр итте торак инспекциясе белгечләре.
Ел башыннан «Халык контроле» системасына әлмәтлеләрдән 70 ләп мөрәҗәгать кергән булган. Кешеләр күпчелек юллар торышыннан зарлана, төзекләндерүгә һәм экологиягә кагылышлы сораулар да байтак. Ишегалларындагы юлларны чиратлап чистартып та торалар кебек, техникада эшләргә эшчеләр җитешмәгәнлектәндер дә бәлки, юллар торышын әлмәтлеләр бер дә мактамыйлар. Юл куркынычсызлыгы буенча киңәшләрен белдерүчеләр дә шактый. Бу аеруча Ленин, Шевченко урамнарындагы юлларга кагыла. Мисал өчен, Ленин урамындагы 123 нче йорт каршында ремонт эшен башкарганда юлны актарып ыргыткан булганнар - ул бүген дә шул килеш тора. Бу турыда Дина Б. хәбәр иткән. Әлеге уңайдан АПТС предприятиесе түбәндәгене вәгъдә итеп җавап язган: «Февраль азагында әлеге урынга вак таш җәячәкбез, калган эшләр җәйге чорда башкарылачак». Әлеге участок торышын без үзебез дә контрольдә тотачакбыз әле.
Ксения Я. Герцен урамындагы 102 нче йорт каршында чүп бакларының юкка чыгуы турында җиткергән. «ЖЭУ бакларны алганнан соң безнең йортта антисанитария башланды - хәзер чүп-чарны подъезд янындагы тартмаларга тутыралар. Тиздән монда тычканнар һәм күселәр чабып йөри башлаячак», - дип белдергән ул. Үсеш департаменты исә әлеге урынны тикшереп кайтырга вәгъдә иткән итүен.
Узган дүшәмбе киңәшмәсендә район җитәкчелеге тарафыннан җаваплы службаларга канализация люкларын, подвалларны карап, тикшереп чыгарга әмер бирелгән иде. Тикшергәннәрдерме - билгесез, ләкин Пушкин урамы, 39А йортындагы подвалның канализация сулары белән тулуын, балконнардан, подъездлардан тычканнар чабып йөрүен редакциягә шалтыратып хәбәр иттеләр. «Бу турыда коммунальчыларга бер ай элек хәбәр иткән идек инде, чаралар күрелмәде, аптырагач, «Халык контроле»нә яздык. Сасы ис 5 нче катка кадәр менеп җитте, түзәрлек түгел», - дип зарланды биредә яшәүчеләр.
Гозерләр чыннан да бик күп җыелган. Алар көн дә арта гына бара. Бу аңлашыла да. Халык коммуналь хезмәтләр өчен түли, ә алар үз чиратында сыйфатлы булырга тиеш. Җитәкчеләргә халык үтенечләренә колак салу, үз юнәлешләрендә булганнарын игътибарга алу кирәктер, мөгаен.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа