Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Йөз процент әзер дияргә кыймадылар

Республикада һәм шул исәптән Әлмәт җирлегендә җылыту сезоны 5 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр вакыт аралыгында башланырга тиешлеге мәгълүм.

Исегездә булса, узган елда Әлмәттә җылыту сезоны 6 октябрьдә башланып киткән иде. Ә болай, гомумән алганда, җылыту сезоны гадәттә һава температурасы биш тәүлек буена сигез һәм аннан түбән градуста торганнан соң башлана. Күргәнебезчә, әлегә кадәр көннәр җылы торды, тик менә соңгы көннәрдә генә төнлә суыклар күзәтелде.

Шулай да синоптиклар Татарстанга кабат җылы әйләнеп кайтачагын хәбәр иттеләр. Узган дүшәмбе киңәшмәсендә бу уңайдан сүз кузгатылып, җылылыкның иң беренче чиратта балалар бакчаларына, мәктәпләргә, хастаханәләргә җибәреләчәге турында хәбәр ителде. Үсеш департаменты, «АПТС», «Светсервис» җәмгыятьләре җитәкчеләре торак фондының җылыту сезонына әзер булу-булмавы турында әлегә тулы мәгълүмат бирмәсәләр дә, район башлыгы әмерләренә колак салып, ризалык белдереп утырдылар утыруын. Алай былтыргы кебек «без йөз процент әзер» дияргә берсе дә кыймады кебек. Суыклар башланып, торбалар тишелеп, су ага башлагач, аларны ямау, ремонтлау кыен икәнлеген бик яхшы беләләр инде алар, чөнки узган елны шундый хәл булган иде. Хәтерегездә булса, Радищев, 8 Март, Ленин, Заслонов, Фәхретдин, Белоглазов урамнарындагы кайбер күпкатлы йортларның фатирларында һәм хәтта берничә балалар бакчасының торбалары салкын килеш озак торды.

Гомумән алганда, Әлмәт җирлегендә барлыгы меңнән артык күпфатирлы йорт исәптә торуы, шуларның 800 дән артыгы үзәк җылыту системасы аша җылытылуы мәгълүм. 194 ендә шәхси җылыту системасы урнаштырылган. Җәйге чорда кайнар су һәм җылыту челтәрләрен яңарту, ремонтлау буенча шактый гына әһәмиятле эшләр тормышка ашырылуы турында газетабызда даими хәбәр итеп торган идек. Әлеге башкарылган эшләрнең ни дәрәҗәдә сыйфатлы үткәрелгәнлегенә җылыту сезоны башлангач халык үзе бәя бирер инде анысы.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса