Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәттә социаль объектларга җылылык җибәрәләр

Котельныйлар эшкә әзер.

Әлмәтнең социаль объектларында җылыту башланды. Беренче чиратта балалар бакчаларына, хастаханәләргә һәм мәктәпләргә җылы бирәчәкләр. «Автосервис» директоры сүзләренчә, барлык котельныйлар җылыту сезоны башлануга тулысынча әзер.

Соңгы ике елда аларнң 45е алыштырылган, ә быел Тихоновка мәктәбендә һәм 23 нче мәктәптә реконструкция эшләре тәмамланган. Барлык җылыту пунктларын файдалануга тапшыруны якшәмбегә төгәлләү планлаштырыла.

«Бүген проблемалар юк: барлык котельныйлар да эшли, хезмәткәрләр әзер», - дип хәбәр итте Җәүдәт Сөләйманов, «СветСервис» директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса