Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Тимур Нагуманов: «Коммуналь инфраструктура системасын яңарту һәм су белән тәэмин итү, суларны агызу системаларын модернизацияләү буенча зур эш алып барыла»

Быел инде 877 метр озынлыктагы канализация коллекторы реконструкцияләнгән.

Әлмәттә коммуналь инфраструктура системасы яңартыла, су белән тәэмин итү модернизацияләнә. 877 метр озынлыктагы канализация коллекторы реконструкцияләнгән.

Әлеге коллектор берничә микрорайонны хезмәтләндерә: Агропоселок, Д зонасы, Яшьлек һәм Көнбатыш капкалар.

Канализацияне реконструкцияләү һәм Шоссейная, Төзүчеләр, Загородная, Завод урамнарында, шулай ук Красноармейка микрорайоныннан ат спорты мәктәбенә кадәр 3 186 метр озынлыктагы берничә суүткәргечне алыштыру планлаштырыла. Әлеге эшләрне финанслау «Әлмәт-Водоканал»  бюджетыннан башкарыла.

Моннан тыш, район бюджетыннан күпфатирлы торак йортларның коммуналь челтәрләрен ремонтлауга 17 млн сум акча бүлеп биреләчәк.

«Төп бурыч - барлык эшләрне мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә һәм югары сыйфатлы итеп башкару, киләчәктә без бу участокларда проблемалар белән очрашмасак иде», - дип билгеләп үтте ТР Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса