Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Җаваплары йөз процент, җылылык бирү - 99

Хәзер киез итекне авылда түгел, көзен шәһәрдә кияләр. Фатирларда аяк өши.

Коммунальчылар җылыту сезонына сентябрьдә үк йөз процент әзер булуларын хәбәр иткәннәр иде. Шулай да күпкатлы торак йортларның кышкы сезонга әзерлек паспортлары үткән атнада гына әзер булды. 4 октябрьдән социаль объектларга, мәктәпләргә, балалар бакчаларына, хас-таханәләргә җылылык бирә башладылар. Узган шимбәдә исә кайбер торак йортлардагы фатирларның торбаларына да җылы килде. «Салкыннар килә, 9 октябрьне көтеп тормыйбыз, шушы ялларда ук пар бирәбез» дип ышандырды Үсеш департаментының яңа җитәкчесе Кирилл Сафонов. Кызганыч, тик Радищев, 8 Март, Ленин, Заслонов, Фәхретдин, Белоглазов урамнарындагы кайбер күпкатлы йортларның фатирларындагы торбалар салкын килеш калды. 

Иң кызыгы - кайбер әлмәтлеләрнең сентябрь ае өчен булган квитанцияләрендә инде җылылык өчен түләүләр бар икәнлеге ачыкланды. «Җылы килергә өлгермәде, идарәче компанияләр инде «отопление» графасына түләүләр куйганнар. 

Моны ничек аңларга соң? Күпкатлы йортларга пар бирүне быел да соңга калдырдылар. Ял көннәрендә бирмәячәкләре көн кебек ачык иде бит инде. Дүшәмбе бирсәләр дә, әле торбалар җылынып беткәнче күпме вакыт кирәк. Ә төнлә - минуслы температура көтелә. ®Ел саен шушы хәл, инде «без йөз процент әзер» димәсеннәр иде, халык барыбер ышанмый бит», - дип зарланды әлмәтлеләр социаль челтәрләрдә. Бу уңайдан редакциягә шалтыратулар да байтак булды. Җылылыкны кайсы йортларга бирмәгәннәрен ачык-лау өчен үзебезнең социаль челтәрләрдәге аккаунтларда сораштыру да уздырып алдык. 8 октябрь көнне Төзүчеләр проспектындагы 55 нче, Сөләйманова урамындагы 22 нче, Маяковский урамындагы 49 нчы, Гафиятуллин урамындагы 49 нчы, Ленин урамындагы 149 нчы, 8 Март урамындагы 4 нче, Тельман урамындагы 45 нче, Чехов урамындагы 17 нче, Шевченко урамындагы 7 нче, Гагарин урамындагы 28 нче, Ленин урамындагы 73 нче һәм «Яшьлек» микрорайонындагы йортларда әле җылы юк иде. 

Башкарма комитетта узган дүшәмбе киңәшмәсендә исә Төзүчеләр проспектындагы 40 нчы, Урсалыдагы 15 нче һәм «Русалочка» балалар бакчаларында җылылык булмавы ачыкланды. 

- Әйе, шушы учрежде-ниеләрдән кала, бүгенге көн-дә район һәм шәһәр балалар бакчаларының барысында да җылылык бар. Әлеге балалар бакчаларында җылы булмау су торбалары өзелүе белән бәйле. Ремонтлагач, бар да тәртиптә булачак, - дип аңлатма бирделәр мәгариф идарәсендә. 15 нче балалар бакчасының мөдире отпускка киткәнлеге, ә бүлмәләрдәге торбаларда җылылык килүгә кыенлык тудыручы һаваны тәрбиячеләр үзләре чыгарырга мәҗбүр икәнлеге дә билгеле булды.

Аңлашылганча, җылыту сезонына коммунальчылар елдагыча җаваплы килмәделәр. «Алдан кычкырган күкенең башы авырта», диләр халыкта. Ә халык әйтсә, хак әйтә бит ул. Алдагы көннәр суык булачагын синоптиклар да кисәтте югыйсә. Хәзер инде җитешсезлекләр контрольгә алынып, тиешле ремонт эшләре башкарылсын һәм көтелгән җылы торбаларга, ниһаять, килсен дип кенә теләргә кала. 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса