Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Торак – коммуналь хуҗалык

Әлмәтне кардан чистарту дәвам итә

Хәзерге вакытта 566 йорт янындагы территория чистартылган.

Әлмәттә шәһәр хезмәтләре алдына 6 көн эчендә шәһәрне кардан чистарту бурычы куелды. Бу эш хәзер дәвам итә, дип сөйләде туры эфирда Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов.

"Кызганычка каршы, без яңа кар явуын көтәбез, пәнҗешәмбе көнне синоптиклар кабат кар явуын вәгъдә итә, шуңа күрә ул аз тоелмаячак. Әмма бу вакытка кадәр без төп эш күләмен башкарырга тиеш. <...> Бу кыш чыгарылган кар күләме, явым-төшемнәр саны буенча узган еллардагы барлык рекордларны узып китә", - диде Тимур Нагуманов.

Тимур Нагуманов якын-тирә территорияне җыештыруда катнашкан йортларда яшәүчеләргә, шулай ук җәмәгать киңлекләрен чистарткан студентларга аерым рәхмәт белдерде. Шулай ук район башлыгы халыктан кар чистарту турындагы белдерүләргә вакытында реакция белдерергә һәм үз транспорт чараларын җыештыру урыннарыннан вакытында алырга кушты.

Турыдан – туры эфир вакытында Тимур Нагуманов шулай ук башкарма комитет җитәкчесе-Айнур Исхаковны да тоташтырды.

"878 йортның 566сы тирәсе чистартылган. Якынча 312 йорт әле кала. Эш дәвам итә. Көн саен 38 берәмлеккә якын техника квартал эчендәге территорияләрдә эшли – бу бары идарәче компанияләр генә. Шулай ук түбәләрдәге боз белән дә көрәш алып барыла", - дип сөйләде Исхаков.

Ул билгеләп үткәнчә, 8000 кубометрдан артык кар кар полигонына китерелгән.

"Безнең тагын 2 көн вакытыбыз калды. Бүгенге көндә эш дәвам итә. Пәнҗешәмбе киченә без барлык ишегалларын да кардан арындырырга тиеш", - дип нәтиҗә ясады Исхаков.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса