Путин ике татарстанлыны бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путинның дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр бирү турындагы указында бүләкләнүчеләр арасында Татарстанның ике вәкиле бар.
Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәр бирү турындагы указга кул куйды. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстанның ике вәкиле бар. Документ 11 февральдә басылып чыкты.
«РФ атказанган фән эшлеклесе» мактаулы исемен КФУның математика һәм механика институтының кафедра мөдире Фәрит Әфхәдиев алды. Галим фәнгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык продуктив эшчәнлеге өчен бүләкләнгән.
Александр Невский ордены белән «Юнармия» хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе штабы башлыгы Александр Бородин актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә керткән өлеше өчен бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia