Коточкыч һәлакәттә Түбән Кама районы авыл җирлеге башлыгы һәлак булган
Түбән Кама районында йөк машинасы белән үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, Chevrolet Niva башта металл киртәгә бәрелгән. Аннары авто каршы як полосага чыга һәм анда йөк машинасы белән бәрелешә. Машина йөртүче һәм пассажир һәлак булган.
Соңрак ачыкланганча, һәлак булучылар Шереметьево авыл җирлеге башлыгы Владислав Никишин һәм аның машина йөртүчесе Анатолий Горбунов булган. Бу хакта Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев телеграмма-каналда сөйләде.
"Владислав Ивановичка нибары 34 яшь иде. Кайгырабыз. Ул безнең йөрәкләрдә якты, игелекле һәм үз эшенә тугры кеше булып мәңгегә калачак. Владислав Иванович гаиләсенең һәм Анатолий Юрьевичның якыннарының кайгысын уртаклашам", - диелгән хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia