Казан паркларында милли проект буенча 500дән артык Wi-Fi зонасы пәйда булды
Казанда бушлай Wi-Fi челтәрен киңәйттеләр.
Казанда «мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе»милли проекты кысаларында иҗтимагый киңлекләрдә һәм туристик зоналарда Бушлай Wi-Fi челтәрен киңәйттеләр. Бу хакта Татарстан цифрлар министрлыгында хәбәр иттеләр.
Шәһәрдә 32 паркта Интернетка бушлай керүнең 511 зонасы барлыкка килде. Өстәмә рәвештә Wi-Fi нокталарын күпфатирлы йортларның подъездлары янында урнаштырдылар. Челтәргә шулай ук Казан Кремле территориясен дә тоташтырдылар, бу килүчеләргә экскурсияләр вакытында интернеттан файдаланырга мөмкинлек бирә.
Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, инфраструктура ел саен миллионлаган туристларга хезмәт күрсәтүгә исәпләнгән. Интернет челтәренә түләүсез һәм тотрыклы керү кунакларның республикада булган вакытларында мөмкин.
«Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» милли проекты икътисадны һәм социаль өлкәне цифрлаштыруга, заманча ИТ-сервисларны үстерүгә һәм технологик суверенитетка ирешүгә юнәлдерелгән. Яңартылган милли проектлар 2025 елдан Россия Президенты карары буенча гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia