Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстан трассаларында 1 апрельдән йөк машиналары өчен сезонлы чикләүләр кертелә

Татарстанның кайбер төбәк юлларында 2026 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр йөк транспорты хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр гамәлдә булачак. ТР премьер-министры Алексей Песошин раслаган карарда гомуми озынлыгы 6,3 мең километрдан артык булган 392 юл участогы исәпләнә.

Күчәргә йөкләнеше 6 тоннадан артык булган транспорт чаралары өчен вакытлыча чикләү кертелә. Чара конструктив элементларның тотып тору сәләте кимегән язгы юлсызлык чорында юлларны саклауга юнәлдерелгән.

Моннан тыш, 20 майдан 31 августка кадәр көндезге температура плюс 32 градустан югарырак булганда авыр йөкле транспорт чаралары өчен асфальт-бетон түшәлгән төбәк юллары ябылачак. Җәйге чорда чикләүләр 10:00 дән 22:00 сәгатькә кадәр генә гамәлдә.

Бу урыннарда юл йөрү кагыйдәләре нигезендә 3.12 «транспорт чарасы күчәренә туры килә торган массаны чикләү» юл билгеләре куелачак.

Исегезгә төшерәбез, зур йөк машиналарына йөрү өчен чикләүләр ел саен кертелә. Узган ел әлеге чараларга 377 юл участогы эләкте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: