Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Рөстәм Миңнеханов: «Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү – һәркемнең бурычы»

Татарстан Рәисе Түбән Кама фаҗигасенә бәйле рәвештә педагогларга мөрәҗәгать итеп, БПЛА куркынычы шартларында куркынычсызлык чараларын саклау зарурлыгын ассызыкладе.

Чаллыда узган педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 10 августта Түбән Камага ясалган дошман дроннары һөҗүменә аерым игътибар бирде.

«Без 13 кешене югалттык. Әгәр алар качу тәртибен үтәсәләр, бу югалтулар булмас иде», – диде Рәис. Ул БПЛА һәм террорчылык куркынычын беркайчан да җиңел карарга ярамавын искәртте.

«Пилотсыз куркыныч» режимы игълан ителгән очракта, Рөстәм Миңнеханов барлык гражданнарны куркынычсызлык буенча рәсми киңәшләргә төгәл ияләргә чакырды. Мәгариф учреждениеләрендә дә бу кагыйдәләрнең катгый контрольдә тотылырга тиешлеге аерым билгеләнде.

  • Искәртеп үтәбез: 10 августта Түбән Камага ясалган дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булды, 25 кеше хастаханәгә озатылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса