Татарстаннан Кытайга агроэкспорт ярты елда 56% үскән
2026 елның беренче яртыеллыгында Татарстан Кытайга авыл хуҗалыгы продукциясе экспортын 56% арттыра алган. Төп өлешне бөртекле культуралар һәм үсемлек майлары тәшкил итә.
2026 елның беренче алты аенда Татарстан Республикасы Кытайга авыл хуҗалыгы товарлары җибәрүне 56 процентка күбәйткән. Белгечләр бу дәвердә 31 мең тоннадан артык бөртекле продукцияне тикшерү уздырган.
Тимер юл транспорты белән Кытайга биш партия киптерелгән борчак, дүрт партия җитен һәм ике партия рапс мае озытылган. Экспорт күләмнәренә килгәндә, борчак җибәрү дүрт тапкырга артып, 14,1 мең тонна тәшкил иткән. Җитен экспорты 41 процентка үсеп 11,8 мең тоннага җитсә, рапс маен җибәрү күләме 17 процентка арткан һәм 7,7 мең тонна тәшкил иткән. Барлык товарлар да тиешле контрольдән уңышлы үткән һәм Кытайның сыйфат стандартларына тулысынча җавап бирә, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia