Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда «акыллы» спорт мәйданчыклары төзү эше дәвам иттерелә

2026 елда Татарстанда тагын өч «акыллы» спорт мәйданчыгы төзеләчәк

«Россия спорты» дәүләт программасының «Бизнес-спринт (Мин спортны сайлыйм)» федераль проекты кысаларында Татарстанда «акыллы» спорт мәйданчыклары төзү эше дәвам иттерелә. 2026 елда Казанда, Түбән Камада һәм Бөгелмәдә өч спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Бу хакта республиканың Спорт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Проект 2022 елда Казанда (Мусин һәм Имәнлек урамнарында) һәм Әлмәттә мәйданчыклар ачудан башланды. 2023 елда «акыллы» мәйданчыклар Түбән Камада, 2025 елда Яшел Үзәндә барлыкка килде. Агымдагы елда программаны тормышка ашыру дәвам иттерелә: мәйданчыклар өч муниципаль берәмлектә төзелә, ә Казанда кышкы вариант – хоккей бортлары булган мәйданчык сафка бастырыла.

«Акыллы» мәйданчыкларның төп үзенчәлеге – интерактивлык. Һәр тренажерда QR-код бар. Аны смартфон аша укып, кулланучы күнегүләрне башкару техникасы буенча тәфсилле видеоинструкция карый һәм шәхси киңәшләр ала. Уңайлылык өчен мәйданчыкларга Wi-Fi куела. Җиһазларның бер өлеше сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен яраклаштырылган.

Проектның төп максаты – халыкта актив һәм сәламәте яшәү рәвешенә кызыксыну уяту, шулай ук гаилә өчен файдалы ял оештыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса