Мобиль поликлиникалар Татарстанда 22 меңнән артык кешене тикшергән: нәтиҗәләр һәм статистика
Татарстанда мобиль медицина комплекслары 27 районда 22 меңнән артык кешегә профилактик тикшерү уздырган. Тикшерелүчеләрнең 13 процентында беренче тапкыр авырулар ачыкланган, өчтән бер өлеше өстәмә диагностикага җибәрелгән.
Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев социаль челтәрләрдә мобиль поликлиникаларның эш нәтиҗәләре белән уртаклашты. Бүгенге көнгә медицина комплекслары республиканың 27 районында сәфәрдә булып, 22 меңнән артык кешене кабул иткән.
Министр билгеләп үткәнчә, диагностика бик нәтиҗәле бара: тикшерелгәннәрнең 13 процентында элек билгесез булган авырулар ачыкланган. Һәр өченче пациентка сәламәтлек торышын төгәлрәк бәяләү өчен өстәмә тикшерүләр билгеләнгән, ә 3,5 проценты хастаханәгә дәвалануга озатылган.
Хәзерге вакытта биш мобиль поликлиника республиканың иң ерак районнарында эшен дәвам итә. Авыл халкына профилактик ярдәм күрсәтү һәм «Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында диспансерлаштыру үткәрүдә зур медицина учреждениеләренең табиблары катнаша. Аерым алганда, Республика клиник хастаханәсе, Төбәкара клиник-диагностика үзәге, Казанның 7нче, Чаллының 5нче шәһәр хастаханәләре һәм Әлмәт районы күп профильле хастаханәсе белгечләре авыл кешеләренә сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia