Татарстан халкын чыпчыкларны исәпкә алырга чакыралар
Катнашучыларга берничә фотография ясарга һәм сайтта анкета тутырырга кирәк.
Татарстан халкы Бөтенроссия чыпчыклар исәбен алуга кушыла ала. Кошларны исәпкә алу 8-16 август көннәрендә узачак, дип хәбәр итә ТНВ.
Катнашучыларга берничә фотография ясарга һәм сайтта анкета тутырырга кирәк. Җыелган мәгълүматлар орнитологларга чыпчыклар популяциясе кимү сәбәпләрен аңларга һәм аларны вакытында яклау чараларын күрергә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia