Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанның иң сыйфатлы товарлары ачыкланды: «Иң яхшы товарлар һәм хезмәтләр» конкурсына йомгак ясалды

Татарстанда республиканың иң сыйфатлы товарлары һәм хезмәтләре ачыкланды. 215тән артык оешма көч сынашкан XXIII традицион конкурс җиңүчеләре исемлеге расланды: хәзер алар бөтенроссия дәрәҗәсендә Татарстан данын яклаячак.

Татарстанда «Россиянең иң яхшы 100 товары» бөтенроссия конкурсының төбәк этабы — «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» бәйгесенә йомгак ясалды. Бу чара җирле җитештерүчеләрне хуплау һәм республиканың сыйфатлы продукция үзәге буларак абруен арттыру максатыннан ел саен уздырыла. Бәйге географиясе бөтен төбәкне колачлый, ә катнашучылар арасында нефть-химия, машина төзелеше, азык-төлек, җиңел сәнәгать, шулай ук медицина һәм социаль өлкә вәкилләре бар.

Конкурсны Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Росстандартның төбәк үзәге оештыра. Мәгълүмати ярдәмне «Татмедиа» агентлыгы күрсәтә.

Быел бәйгедә катнашу өчен 215 оешма һәм халык һөнәрчелеге остасы 358 төрле продукт һәм хезмәт тәкъдим иткән. Аларны 10 эксперт комиссиясе бәяләгән. Анда профильле министрлыклардан һәм контроль органнарыннан 40тан артык белгеч кергән. Экспертлар товарның үзенчәлекләреннән тыш, эш иминлеге, экология, энергияне һәм ресурсларны саклау кебек мөһим күрсәткечләргә дә игътибар иткән.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, бүгенге катлаулы икътисади һәм сәяси шартларда Татарстан предприятиеләре үзгәрешләргә тиз яраклаша һәм заманча технологияләр нигезендә көндәшлеккә сәләтле продуктлар ясый. Җитештерүчеләр өзлексез рәвештә технологияләрне камилләштерә, яңа объектлар ача һәм идарә итүнең заманча ысулларын кертә.

Нәтиҗәдә 156 лауреат, 139 беренче һәм 27 икенче дәрәҗә дипломант ачыкланган. Аларның тулы исемлеге белән Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәгенең рәсми сайтында танышырга мөмкин.

«2003 елда башланган бу проект бүген дә уңышлы үсә һәм киң колач ала. Бу бары тик ярыш кына түгел, ә республика икътисадын ныгыту өчен уртак максатлар куеп тырышучы фикердәшләр берлеге», — дип ассызыклады конкурсның төбәк комиссиясе рәисе, Стандартлаштыру үзәге директоры Олег Ибраһимов.

Хәзерге вакытта Татарстан җиңүчеләре «Россиянең иң яхшы 100 товары» программасының федераль этабында катнашу өчен гаризалар бирә башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса