Патриарх Кирилл: Казанда мөселманнар һәм христианнарның тату яшәве – бөтен дөнья өчен үрнәк
Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Казанда Петропавел соборында булып, республикадагы диннәр арасындагы татулыкны бөтен дөнья өчен үрнәк дип бәяләде һәм православие диненә күрсәтелгән ярдәм өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
Рус Православие Чиркәве башлыгы Казанның тарихи Петропавел соборына баоды. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл озата йөрде.
Патриарх республика хакимиятенә православие диненә күрсәтелгән ихтирам өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Ул шулай ук православие һәм ислам тарафдарларының үзара хезмәттәшлеге һәм дуслыгы бик зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.
Чиркәүгә истәлеккә Патриарх Мәскәү Матронасының изге иконасын бүләк итте.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia