Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстан «Профессионалитет» кластерлары саны буенча илдә алдынгылар рәтендә

Татарстан «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында белем бирү-җитештерү кластерлары саны буенча илдә алдынгы төбәкләрнең берсе булып тора. Бүгенге көндә республикада 22 андый кластер уңышлы гамәлгә ашырыла.


2026 елның башына «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Профессионалитет» юнәлешенә илебезнең 79 төбәге кушылган, алар 300дән артык кластер тәшкил итә. Шуларның 22се Татарстанда оештырылган. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Профессионалитет» программасы студентларга чын заводлардагы кебек заманча җиһазларда белем алырга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, яшь белгечләр озын стажировкаларсыз, укып бетерү белән үк профессионаллар белән беррәттән җитештерүгә җәлеп ителә һәм беренче көннән үк республика икътисадына өлеш кертә башлый», – дип билгеләп үтте Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Проектны финанслауга гомуми күләме 2,9 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән. Аның төп өлеше – 1,9 млрд сумы федераль казнадан, 547,8 млн сумы республика бюджетыннан, ә 491 млн сумнан артыгы эш бирүчеләр тарафыннан бүленгән.

Белгечләр 9 төп юнәлеш буенча әзерләнә: машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, металлургия, химия, ягулык-энергетика комплексы, туризм, сәнгать, төзелеш һәм электротехника сәнәгате.

Татарстанның бу өлкәдә лидер булуы аның куәтле һәм алдынгы сәнәгать потенциалы белән бәйле. «КАМАЗ», «Татнефть», «Агросила», «Алабуга» кебек эре предприятиеләр кластерларның актив партнерлары булып торалар һәм уку мәйданчыкларын заманча техника белән тәэмин итүгә үз акчаларын бүлеп бирәләр.

«Профессионалитет» кластерларын үстерү эше республикада 2022 елда «Алабуга» махсус икътисади зонасы белән берлектә «Машина төзелеше» юнәлешендә башланган иде. Киләсе 2027 елга кадәр тагын 4 яңа белем бирү-җитештерү кластеры ачу күздә тотыла. Аларның нигезен Лениногорск политехника көллияте, Яшел Үзән суднолар төзү техникумы, Яшел Үзән механика көллияте һәм Казан төзелеш көллияте тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса