Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе: «ИнформУИК » проекты 20 августтан 15 сентябрьгә кадәр узачак
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау алдыннан мәгълүмати кампаниянең төп элементларыннан берсе булачак «ИнформУИК» проектын үткәрү срокларын билгеләде.
20 августтан 15 сентябрьгә кадәр участок сайлау комиссияләре әгъзалары Казан һәм Яр Чаллыда яшәүчеләрне өйдән-өйгә йөреп чыгачаклар. 2026 елда проект республиканың шушы ике шәһәрендә генә гамәлгә ашырылачак.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, "ИнформУИК " сайлаучыларга мәгълүмат бирү коралы буларак үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады инде.
Аның сүзләренчә, шәхси аралашу халыкка сайлаулар турында дөрес мәгълүмат алырга, кызыксындырган сорауларны бирергә, сайлау системасының заманча сервислары турында белергә һәм тавыш бирүдә катнашуны уңайлырак итәргә мөмкинлек бирә.
Проектны гамәлгә ашыруда 10 территориаль һәм 609 участок сайлау комиссиясе катнашачак. Казанда һәм Чаллыда йортларда йөрү өчен 3 250 обходчик җәлеп ителә. Алар барысы да тиешле әзерлек узалар һәм Россия Үзәк сайлау комиссиясе раслаган бердәм стандартлар буенча эшләячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia