Татарстан МСП.РФ цифрлы платформасында эшмәкәрләргә дәүләт микрофинанс оешмалары аша дәүләт ярдәме күләме буенча Россия төбәкләре бишлегенә керде.
Татарстан МСП.РФ цифрлы платформасында эшмәкәрләргә дәүләт микрофинанс оешмалары аша дәүләт ярдәме күләме буенча Россия төбәкләре бишлегенә керде.
Республиканың кече һәм урта бизнесы 500 млн сумнан артык ташламалы финанслау җәлеп итте.
«Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында Татарстаннан 140 эшмәкәр ярдәм алды. Ярдәм сорап еш кына җитештерү, хезмәт күрсәтү, транспорт һәм логистика өлкәләрендә, шулай ук авыл хуҗалыгында эшләүче компанияләр мөрәҗәгать иткән.
Барлыгы МСП.РФ цифрлы платформасы аша Россиянең 74 төбәгеннән эшмәкәрләр 11,4 млрд сум алган. Онлайн-финанслауны 4 меңгә якын кече һәм урта бизнес вәкиле җәлеп иткән.
Бирелгән микрозаймнар күләме буенча Краснодар крае лидер булды, анда эшмәкәрләргә 1 млрд сумнан артык акча бирелде. Икенче урында 691 млн сум белән Кырым Республикасы урнашкан, өченче урында Удмуртия – 552 млн сум. Татарстан 500 млн сумнан артык ярдәм күрсәтү белән дүртенче урынга чыкты, ә лидерлар бишлеген Киров өлкәсе 519 млн сум белән йомгаклады.
Татарстанда кече һәм урта бизнеска ярдәм чараларын республика икътисад министрлыгы ведомство буйсынуындагы оешмалар белән берлектә гамәлгә ашыра. Эшмәкәрләргә ташламалы займнар, лизинг программалары һәм гарантияле ярдәм мөмкин.
Финанс инструментларының бер өлеше партнерлык, шул исәптән ислам, финанслау принципларына нигезләнгән.
Финанс ярдәменнән тыш, бизнеска финанс булмаган ярдәм чаралары да мөмкин-укытудан һәм консультацияләрдән алып экспорт проектларын озатып баруга кадәр.
Эшмәкәрләр гамәлдәге ярдәм чаралары турында мәгълүматны Бердәм элемтә үзәге аша 8 (843) 524-90-90 телефоны аша, шулай ук Татарстан икътисад министрлыгы сайтыннан алырга мөмкин, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia