Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Татар-информ

«Барысы да — үзебезнекеләр»: Мордовиядә «Сәяхәттән зуррак» Бөтенроссия гаилә туризмы фестивале көтелә

2026 елның 9-12 июлендә Мордовия Республикасының Сузгарьев сулыгы ярында Россиянең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм кешеләрен якыннанрак белергә, шулай ук гаиләң белән актив ял итәргә мөмкинлек бирүче «Сәяхәттән зуррак» фестивале узачак.

 

Әлеге масштаблы чара «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында «Росмолодежь» оештырган шул исемдәге программа нигезендә тормышка ашырыла. Быелгы фестивальнең төп темасы — «Барысы да үзебезнекеләр» (Все местные). Бу концепция Россияне аның төрле төбәкләрендә яшәүче кешеләр, аларның шәхси тарихлары һәм мәдәнияте аша яңача ачарга чакыра. Оештыручылар сәяхәтне — илнең кайсы почмагында булсаң да, үзеңне өйдәге кебек тою сәнгате дип бәяли.

Дүрт көнлек бәйрәм мәйданчыгында биш тематик зона: сәяхәт, белем алу, иҗат, спорт һәм гастрономия юнәлешләре эшләячәк. Һәр катнашучы үзенең кызыксынуларына карап, фестиваль киңлекләре буйлап шәхси маршрут төзи ала.

Актив ял яратучылар өчен җәяүле сәяхәтләр, вело- һәм су маршрутлары, Россия халыкларының милли спорт уеннары һәм ориентлашу буенча дәресләр каралган. Ә белемгә омтылучылар танылган сәяхәтчеләр белән очраша, этнотуризм серләренә төшенә, илебез халыкларының телләре һәм язулары буенча мастер-классларда катнаша, гаиләви мәгърифәтчелек һәм финанс грамоталылыгы дәресләренә йөри ала.

Фестивальнең аерым игътибарга лаек өлеше — төбәкләрнең гастрономик традицияләренә багышланган зона. Гастролабораториядә илебезнең төрле почмаклары кухнясын татып карарга, викториналарда катнашырга, ә «Самовар тарихлары» мәйданчыгында рус чәй эчү йола белән танышырга мөмкин.

Кечкенә кунаклар өчен дә күңелле дә, файдалы да программа әзерләнгән: театр куелышлары, гамәли мастер-класслар, анимация һәм яшь экскурсоводлар мәктәбе. Активлыкларның бер өлеше ата-аналар һәм балаларның уртак катнашуына нигезләнгән, бу фестивальне чын мәгънәсендә гаиләви тәҗрибәгә әйләндерәчәк.

Бөтен фестиваль дәвамында кунакларны концертлар, интерактив уеннар һәм иҗади кичәләр көтә. Активлык күрсәткән һәркем махсус баллар җыя һәм аларны оештыручыларның призларына һәм истәлекле бүләкләренә алмаштыра ала. Фестивальнең музыкаль бизәлеше дә югары дәрәҗәдә: төп ачык һава сәхнәсендә The Hatters, Стас Море һәм «Казаки делают хиты» төркемнәре чыгыш ясаячак.

Чараны оештыруда Мордовиянең Яшьләр эшләре буенча дәүләт комитеты, «Бергә» гаилә академиясе (АКО) һәм «Росмолодежь.Форумнар» платформасы катнаша. 

Катнашучылар өчен ике формат тәкъдим ителә: 10-12 июль көннәрендә палаткалы лагерьда тулы канлы ял яки 11 июльдә фестивальгә бер көнлек сәфәр кылу. Теркәлү һәм өстәмә нечкәлекләр чараның рәсми сайтында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса