Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстан ветераннары «Абилимпикс-2026» чемпионаты где 24 медаль яулады

Чарага 2 меңнән артык кеше килгән, катнашучылар һәм экспертлар 21 компетенциядә ярышкан.

Казанда Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча уздырыла торган «Абилимпикс-2026» махсус хәрби операциясе ветераннары арасында һөнәри осталык буенча чемпионатка йомгак ясалды. Чарага 2 меңнән артык кеше килгән, катнашучылар һәм экспертлар 21 компетенциядә ярышкан. Турнирның ябылуы 1 июльдә – Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнендә узды, дип хәбәр иттеләр оештыручылар.

Тантаналы чарада РФ оборона министры урынбасары, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева һәм Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина билгеләп үткәнчә, ветераннарның чыгышы аларның ныклыгын һәм максатчанлыгын раслады. "Һәр җиңү артында озак сәгатьләр тренировкалар, үз-үзеңне җиңү һәм яңа үрләргә ирешү теләге тора. Фонд филиалы һәр ветеран үзен таба алсын өчен һәрьяклап ярдәм күрсәтә», – диде ул.

Йомгаклар буенча 63 конкурсант җиңүче булды, шуларның 24е Татарстан Республикасы җыелма командасы исеменнән чыгыш ясады. Команда искиткеч нәтиҗә белән чыгыш ясады: тугыз алтын, тугыз көмеш, алты бронза, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса